Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсе

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча саллы чаралар күрелде – 16 мең укучыга 33 мәктәп, якынча 22 мең урынлык 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалды. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында китерде. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».

Искәртәбез, быел Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр республикда тагын 6 500 укучыга 5 мәктәпне һәм 3 мәктәпкә янкорманы, шулай ук 6 070 урынлык 28 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әйдәүче эш бирүчеләр белән берлектә 37 заманча ресурс үзәкләре булдырылды. 2020 елда ресурс үзәкләре саны 41гә җиткереләчәк. Сәләтле балалар өчен махсуслаштырылган лицей-интернатлар челтәре уңышлы үсә – барлыгы 15әү.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин җитди бурыч куйды – гомуми белем сыйфаты буенча бөтен дөнья илләренең 10лыгына керергә тиеш.  

«Бу бездән җитди чаралар күрүне таләп итә. Татарстан Республикасы мәгариф системасына зур игътибар бирә. Беренче чиратта бу –инфраструктураны киләчәктә дә үстерү, заманча педагогика кадрлары һәм укытучылар хезмәтен мотивацияләү системаларын, мәгариф технологияләре камилләштерүне дәвам итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«5 ел эчендә мәгариф тармагының берләштерелгән бюджеты өчтән бергә артты һәм 100 млрд сумнан артып китте», - диде Татарстан Президенты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International