Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды

2019 елның 26 мае, якшәмбе

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды, анда республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 140 тан артык фольклор коллективы һәм рус халык җырлары ансамбльләре җыелды. Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фестиваль башланыр алдыннан республика парламенты башлыгы традицион ярминкәне карады, анда халык һөнәрчелеге  эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде. Бу юлы биредә Петрушка һәм    урам музыкантлары катнашында тамаша оештырылды, чүлмәк һәм токарь эше, чыбыктан үрү  буенча остаханәләр эшләде. Бәйрәмгә килүчеләр авыл экспедициясендә була, «баттл»га кушыла, Үзәк Идел буе фольклорчыларының үзенчәлекле музыкаль традицияләре белән таныша, шулай ук батырлар белән көч сынаша алды.

Җыр-моңнар, мәзәкләр, күңелле такмаклар яңгырап торган мәйданчыклардан бәйрәм кунаклары Каравонның төп сәхнәсенә килде. Бәйрәм үзе матур пролог белән ачылды, аннан соң концерт программасы башланды. 

«Каравон республикабыз районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунакларны җыя, бу рус халкының мәдәнияте, гореф - гадәтләренә карата зур кызыксыну булуын тагын бер кат раслый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - Татарстан һәм, аерым алганда Лаеш районы, бу традицияләрне саклауга  күп көч куя. Җәмгыятебезнең көче – күп милләтле, күп телле һәм мәдәният төрлелеге булуда. Дөньяны күпгасырлык танып белү  тарихы традицияләрдә саклана». Җәмгыятьтә мәдәният булмаса, бернинди законнар да хокукый дәүләт төзүдә ярдәм итмәячәк, дип саный республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин җыелганнарның барысына да Никольское авылының борынгы традицияләрен, тормыш рәвешен, кабатланмас үзенчәлеген саклауга карата булган сакчыл мөнәсәбәтләре  өчен рәхмәт белдерде.

Фестиваль ел саен үзенә күбрәк сәләтле үзешчән һәм профессиональ фольклор коллективларын һәм башкаручыларны җәлеп итә, елдан-ел матуррак һәм масштаблырак була бара. Фәрит Мөхәммәтшин 1988 елда беренче «Каравон» да нибары 3 ансамбль катнашуын искәртте. Быел анда катнашу өчен Татарстан Республикасының 41 районыннан һәм Россиянең 6 регионыннан 140 тан артык коллектив гариза биргән икән.

«Каравон безне ел саен гаҗәпләндерә, кыска гына вакыт эчендә ул рус мәдәнияте фестиваленә әверелде, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - чагыштырмача яңа булса да, ул бәйрәмнең тирән мәгънәсен саклый. Каравон кебек бәйрәмнәр күпмилләтле халыкны берләштерә».   

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге - авылның тормыш рәвешен саклау. «Без авылга ярдәм итү өчен күп эш башкарабыз, чөнки нәкъ менә авылда милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр саклана», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.   

Яз һәм иминлек символы булган зур җәйге әйлән –бәйлән – Каравон – үткәрү  традициясе моннан 400 ел элек башланган һәм чирек гасырдан артык ул  яңа статуста - рус фольклоры фестивалендә яши. «Каравон» матур, шау-шулы  бәйрәм генә түгел, ә Татарстанның мәдәни бренды, визит карточкасына әверелде.

Быел фестивальнең махсус кунагы - халык җырларын башкаручы, «Халык артисты - 3» телешоу финалисты, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты Марина Девятова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International