Бүген Казанда «Пирамида» КСКда «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика бүләге медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүне стимуллаштыруга юнәлгән. 2019 елда конкурс 12 нче такыр уздырыла.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм авыр, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. «Кешеләр сәламәтлеге – безнең иң төп кыйммәт. Россия Президенты Владимир Путин моңарчы илкүләм проектларда билгеләгәнчә, сәламәтлек саклау мәсьәләсе өстенлекле урын алып тора. Бу бурычны бары тик уртак тырышлыгыбыз белән генә хәл итә алабыз», - диде ул.
Быел җиңүчеләрне барлыгы биш номинация буенча билгеләделәр. «Сәламәтлек саклау легендасы» дип Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМАнең җәмәгать сәламәтлеге, сәламәтлек саклау икътисады һәм идарәсе кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Илдус Низамов танылды. «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» исеменә Актаныш ҮРС гомуми практика табибы Рифә Ибраһимова лаек булды. «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә Яңа Чишмә ҮРС Чуваш Чабаксары ФАПы мөдире Любовь Гуслярова җиңү яулады. «Гадәттән тыш очрак» номинациясендә җиңү Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиник сырхауханәсе табиблары төркеменә бирелде, алар дөньягы иң агулы елан – яшел мамба чагуыннан зыян күргән пациентны үлемнән коткарып калганнар.