Айдар Габдиновның юбилей концерты узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 3 мартта Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концерты булды.

Концертта төрле телдәге җырлар башкарылды, чара үзе дә татар һәм рус телләрендә алып барылды. Айдар Габдиновны 50 яшьлек юбилее белән котларга сәхнәгә күп кунаклар чакырылды.

Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен артистны Айдар Габдиновны премия белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International