«Бистә шәле» IV Республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды

2026 елның 15 августы, шимбә

15 августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле»IV Республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды.

Быел «Бистә шәле» фестивале программасы тагы да байрак булды. Территориядә традицион хатын-кыз һөнәренең атмосферасын чагылдырган стильләштерелгән фотозоналар һәм музей экспозициясе эшләде.

Төп вакыйгалар исәбендә:

- «Иң креатив шәл» конкурсы (стандарт булмаган техника һәм фестиваль символикасы элементлары хуплана);

- Республика җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе һәм район якташлары катнашында «Мин дә шәл бәйрәмендә» Мастер-классы;

- Мамыктан йомгак әзерләү буенча «Үзем аялым, үзем эрлим " тизлек һәм сыйфат конкурсы;

- «Шәл бәйлисем килә» Мастер-классы, анда тәҗрибәле осталар кызлары һәм оныклары белән һөнәрнең буыннан-буынга күчүен күрсәттеләр.

Бәйрәмнең кульминациясе мәйдан уртасында рекордлы шәлне тантаналы рәвештә алып чыгу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International