Бөгелмәдә ачык республика яшьләр фестиваленең зона туры зур гала-концерт белән тәмамланды. Өч көн дәвамында республиканың алты районыннан – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан килгән балалар жюри хөкеменә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.
Гала-концертны ачу тантанасында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, фестивальнең нәкъ менә Бөгелмәдә – тирән мәдәни традицияләр һәм бай тарихи мирасы булган шәһәрдә узуы символик мәгънәгә ия. Бу-Татарстанда иң зур фестиваль хәрәкәте. Линар Закиров барлык катнашучыларга да үз талантларын ачарга һәм иҗади сәләтләрен тулысынча тормышка ашырырга теләде.