Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде

2019 елның 1 июне, шимбә

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Чара Казан Кремлендә узды. 

"Созвездие - Йолдызлык"  - Татарстан Республикасында эстрада сәнгате өлкәсендә иң эре фестиваль хәрәкәте. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасында үткәрелә, республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнаша. 

Бүген 16 башкаручы һәм 24 иҗат коллективы бүләкләнде. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең яшь татарстанлыларның иҗадый сәләтләрен күрсәтү өчен мөһим формасына әйләнде. "Йолдызлык" мәктәбе аша миллионнан артык катнашучы узды. Төрле елларда җиңүчеләре танылды һәм лаеклы бүләкләнде. Фестиваль концертлары Мәскәүдә, Севастопольдә, Санк-Петербургта узды. 

"Созвездие - Йолдызлык" үсеп килүче буынның патриотик һәм рухи әхлакый тәрбия үрнәге булып тора. Респубика сезнең белән горурлана! - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук яшь иҗат вәкилләре остазларына да рәхмәт әйтте. 

"Киләсе елда без ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтәбез. Ә "Созвездие - Йоолдызлык" хәрәкәтенә киләсе елда 20 ел тула. "Ышанам, фестиваль республиканың бай тарихын ачып бирүгә булышыр дип ышанам", - диде ул. 

"Созвездие - Йолдызлык" хәрәкәтенең яшь талантлары Татарстан Президентына фестивальдә төрле елларда җиңүчеләр фотолары тупланган китап бүләк иттеләр. 

"Татарстанның миллион баласы белән бу китапны сез дә язасыз", - диделәр балалар Рөстәм Миңнехановка. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International