Татарстан башкаласында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов һәм Казанда Үзбәктсанның Генераль консулы Фриддит Насриев катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылу Татарстан өчен дә, Россия өчен дә истәлекле вакыйга. "Болар барысы да "Россия-Үзбәкстан" стратегик партнерлыгы кысаларында эшләнә. Бу бик җитди ярдәм, шул исәптзн республикабыз өчен дә", - диде ТР Президенты.
Ул билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән ңшне активлаштырды. Үзбәкстан регионнары белән хезмәттәшлек алып барыла, үзара делегацияләр визитлары оештырыла.
"Безнең уртак эшебез сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә китерә", - диде ТР Президенты.