Чүпрәле районының Түбән Чәке авыл җирлегендә ике мөһим вакыйга булды

2019 елның 31 августы, шимбә

  Түбән Чәке авылында күпфункцияле мәдәни үзәк, ә Кече Аксу авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу ике авыл да Түбән Чәке авыл җирлеге составына керә. Гомумән алганда, җирлек составында 400ләп йорт һәм тулаем 994 кешесе булган биш авыл бар.

   Соңгы елларда Чүпрәле районында 15ләп мәдәният йорты төзелде, шул исәптән, яңартылды.  Түбән Чәке, Иске Чәке, Кече Аксу, Югары Чәке авыллары халкы исә «Бердәм Россия» партиясе контроллегендә тормышка ашырыла торган «Мәдәният» милли проекты кысаларында иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, уңайлы бинага ия булды. Бинада шулай ук авыл китапханәсе, ФАП, Түбән Чәке авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты урнашкан.

   Ачылу тантанасында район Башлыгы Марат Гафаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Түбән Чәке авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.

   Тантаналы ачылышта катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров котлады:

 - Хөрмәтле Түбән Чәке авыл җирлегендә яшәүчеләр, кадерле кунаклар. Сезне истәлекле вакыйга, сезнең авылда яңа күп функцияле үзәк - әлеге җирлектәге барлык халыкның чын аралашу һәм иҗади үсеше үзәге ачылу белән котлыйм, - диде ул. - Мәдәният йорты - талантларның үсеш урыны. Сезнең мәдәният йорты лаеклы рәвештә иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренең берсе. Биредә барлык социаль, иҗтимагый әһәмияткә ия чаралар үткәрелә, иҗат коллективлары уңышлы гына эшләп килә.

   Мәдәният йорты - КФҮ төзелеше Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Президент, республика программалары ярдәмендә мондый объектлар сезнекенә охшаш иң ерак авылларда да төзелә.

   «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин район җитәкчелегенә һәм авыл халкына мондый искиткеч бина ачылышына чакырганнары өчен рәхмәт белдерде.

  — Республика җитәкчелеге өчен иң мөһиме - проектлар зур шәһәрләрдә генә түгел, ерак авылларда  тормышка ашырылсын, чөнки кешеләргә аралашу, иҗат белән шөгыльләнү, бәйрәмнәр уздыру урыны кирәк. Республикада һәр җирдә яңа биналар төзелә, социаль учреждениеләрдә капиталь ремонт ясала һ. б. - бу бик яхшы һәм изге эш. Мондый мәһабәт биналары, юлы, суы булган авылларда яшьләр дә калыр, я булмаса шәһәрдән кире кайтар, дип ышанам. Һәрхәлдә, шуның өчен эш алып барырга, яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү турында уйланырга кирәк безгә киләчәктә, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

   Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова халыкны Татарстан Республикасы көне белән дә котлады һәм яңа мәдәният йортына җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык Сертификат тапшырды. Марат Гафаров төзүчеләргә Рәхмәт хатлары бирде. Ә төзүчеләр исә, үз чиратларында, телевизор бүләк иттеләр.

  Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Николай Кузьмин җиткерде. Ул мәдәни-ял итү үзәге авыл халкы өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

   Символик кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклары бинага үттеләр, җирле, район иҗат коллективы көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын карадылар.

   Кече Аксу авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу да бик мөһим вакыйга, чөнки бу авылда яшәүче 193 кеше бу көнне күптәннән көтте. Моңа кадәр ФАП халыкка иске бер бинада хезмәт күрсәтте. Хәзер исә авыл халкының үзенең якты, җылы, уңайлы модульле ФАПы барлыкка килде, ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, кирәкле инструментлар белән тәэмин ителгән. Пациентларны фельдшер гына түгел, ә табибларның мобиль бригадасы да монда килеп кабул итә ала хәзер. Монда фельдшер кабинеты, процедура бүлмәсе, пациентлар өчен көтү урыны, хуҗалык блогы, санузел, кайнар һәм салкын су бар – бер сүз белән әйткәндә, халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган.

    Марат Гафаров тантанада ясаган чыгышында болай диде:

    - Кыска гына вакыт эчендә зур эш башкарылды. Төзү эшләрен башкарган “Прогресс” оешмасы җитәкчесе Евгений Иванцовка, авыл җирлеге башлыгы Олег Албутовка, барлык авыл халкына нәтиҗәле хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Авыл халкының бу пунктка авырап түгел, фәкать профилактика өчен генә мөрәҗәгать итүен телим.

   - Зур авылмы, кечкенәме, анда ФАП булырга тиеш, чөнки кешенең үз сәламәтлеген кайгыртуга ихтыяҗы бар. Һәм менә биредә ФАП ачылу - авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга, - диде Әгъзам Гобәйдуллин. – Сезгә читтән кемдер килер һәм сезнең өчен барысын да эшләячәк, дип көтеп ятмагыз. Балаларыгыз кече ватаннарында хезмәт итсен, үз авылын күтәрсен. Ә без аларга, үз ягыбыздан, ярдәм итәрбез.

   Айсылу Шиһабетдинова:

   - Шатлыклы, киләчәккә өмет уята торган вакыйгаларны күзәттек бүген авылыбызда. Бик сөенәм. Үз авылымда күпфункцияле үзәкне ачканнан соң, концерт та карамыйча, монда килдем менә, Нигә дисәгез – шәфкать туташы минем беренче профессиям. Укытучылыкны да үзләштергәннән соң, гомер буе авыл балаларына белем бирергә туры килде. Рәхмәттән башка сүзем юк. Аз санлы кешесе булган, ерак авылларга да шундый игътибарны күрәбез республикабызда. Үзебезнең яктан тагын да тырышып эшлисе генә кала...

   Кызыл тасма киселгәннән соң авыл ФАПы беренче пациентларын кабул итә дә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International