ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасы

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасында катнашты.  

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды. 

Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор, дип башлады Татарстан Республикасы Президенты чыгышын.

«1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән безнең дәүләтчелегебез яңа тарихи шартларда яңара башлаган, республиканың алгарышлы үсешенең таяныч ноктасына әверелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Бүгенге тантана белән без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елын ачып җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары планлаштырылган. Мөһим социаль-мәдәни объектлар ачылачак. ТАССРның йөз еллыгы исеме метро станцияләренең берсенә биреләчәк. Фәнни-гамәли форумнар узачак. Әлбәттә, игътибарыбыз үзәгендә кешеләр булачак».

Азакта Рөстәм Миңнеханов барысын да республиканың йөз еллык юбилее белән котлады, яңа хезмәт уңышлары һәм казанышлары, бәхет-шатлык теләде.  

Аннары аеруча лаеклы гражданнар Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Президенты яңа дәүләт бүләген Россия Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International