Нурия Хашимова: “Созвездие-Йолдызлык” катнашучылары дөньяның һәр почмагында чыгыш ясарга әзер

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Яшел Үзәндә “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең чираттагы сайлап алу турлары узды. ТР Президенты патронаты һәм ЮНЕСКО эгидасы астында узучы әлеге фестиваль хәрәкәте быел 20 еллыгын билгели. “Созвездие-Йолдызлык-2020” ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Фестивальнең зона бәйгеләре – пандемиядән соң үткәрелүче беренче зур чараларның берсе. Оештыручылар хәбәр итүенчә, сайлап алу турлары кысаларында барлык саклану чаралары исәпкә алынган: чыгышлар ачык һавада уза, катнашучылар мәйданчыкка махсус график буенча килә, чыгышларыннан соң үз районнарына кайтып китә, тәнәфесләр вакытында сәхнә санитар эшкәртү уза.

Күптән түгел зона бәйгесен үзендә Буа кабул иткән булса, Яшел Үзәннән соң чираттагы сайлап алу турлары 3-4 сентябрьдә Питрәч районы мәйданында узачак.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, коллективлар өчен әлеге аеруча катлаулы вакытларда аларга фестивальгә әзерләнүдә һәм костюмнар тегүдә ярдәм күрсәтеләчәк.

“Бу ел җиңелләрдән булмады, ләкин бирешергә уйда да юк. Талантларыбызга ярдәм итү өчен мин бар көчемне куярга әзер. Гомумән, безнең район талантларга бик бай. “Йолдызлык” балалары - Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова, “Яңа дулкын” (“Новая волна”) финалисты Данил Буранов, И.Кобзон ис. Театр сәнгате институтының өлкән мөгаллиме Владимир Шнитко – барысы да Яшел Үзәндә туган. Алга таба планда – талантларыбыз өчен яңа мәдәният учреждениеләре төзү. Аларда “Созвездие-Йолдызлык” балалары шөгыльләнә, җиңүчеләре эшли алачак”, - дип белдерде Михаил Афанасьев.

Зона бәйгесе җиңүчеләрен ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да котлады. “Безнең балаларның сәләтенә таң калырлык. Аларның һәр чыгышы зәвыклы, ә үзләре шул чыгыш вакытында бәхет чыганагы булып тора. “Созвездие-Йолдызлык” катнашучылары дөньяның һәр почмагында чыгыш ясарга әзер. Аларның дәрәҗәсе шуның белән билгеләнә”, - диде ул.

Гала-концерт барышында фестивальнең генераль продюсеры алып баручыларны туктатып, программага үзгәреш кертте: ул сәхнәгә барлык җиңүчеләрнең педагогларын чакырып, фестивальнең юбилее өчен Мәскәүдә махсус җитештерелгән күкрәк билгеләрен тапшырды.

Фестивальнең гала-концерты 29 сентябрьдә в «Пирамида» мәдәни-күңел ачу компеклсында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International