Балык Бистәсе районында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу этабы узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык-2021" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары гөрли. Фестивальнең гадәти географиясе быел шулай ук Балык Бистәсе белән баетылды. Монда узган зона бәйгесендә тагын Питрәч, Лаеш, Мамадыш районнарыннан килгән яшьләр сәхнә тотты.

Фестивальнең ачылу тантанасында сәхнәдән кунакларны ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова сәламләде. “Дуслык, бердәмлек, шатлык символы булган фестивальдә яшь талантларны янә күрүемә шатмын. Чыгышларын караган саен безнең киләчәкнең яктылыгына ышанам. Быел да сынатмаслар дип уйлыйм. Камилеккә чикләр юк, сәләтегезне ихластан күрсәтсәгез, сезне, һичшиксез, зур үрләр көтә!” – дип белдерде ул.

Ел саен зур чарада 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс»  номинацияләрендә көч сынаша. Быел әлеге фестиваль үзгә оештырыла. Район мәдәният йортында ул тамашачыларсыз гына барды. Турыдан-туры трансляцияне исә читтән торып күзәтергә мөмкин иде.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International