Махачкалада "Мәрьям" хатын-кызлар рухи үзәге проектын тәкъдим иттеләр

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Чарада Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре буенча министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Энрик Мөслимов һәм министр урынбасары Морат Шәфиев чыгыш ясады. Татарстаннан кичәдә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

“Әлеге үзәкнең идеясе – кешелекнең гүзәл затларына һәрьяклап ярдәм итү. Проектны оештыручылар, җәмәгать статусына карамастан, теләсә кайсы хатын-кыз биредә рухи белем, иң яхшы белгечләр консультациясен ала алачак, дип ышандыра. Бу, чыннан да, әлеге катлаулы чорда бик мөһим. “Мәрьям” рухи-әхлакый тәрбия бирүнең бер өлеше булыр һәм киләчәк үзәкнең һәр тәрбияләнүчесендә иң яхшы сыйфатлар үстерергә ярдәм итәр дип өметләнәм”, - дип билгеләп үтте ул.

“Мәрьям” хатын-кызлар рухи үзәге проектын тәкъдим итүдән тыш, чара кунакларына кискен социаль тематикага театраль куелышлар һәм роликлар, чыгышлар, лазерлы шоу күрсәтелде.

“Мәрьям” дини хатын-кызлар үзәге Дагыстан мөфтиенең хатын-кызлар бүлеге инициативасы белән барлыкка килгән. Ул зур проект – Ислам пәйгамбәре исемендәге рухи үзәкнең бер өлеше. Үзәкнең урнашу урыны итеп Махачкала шәһәре сайланган, төп инициатив төркем булдырылган, план-проект җитештерелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Мәрьям” рухи үзәге – илнең киләчәгенә бик зур өлеш кертәчәк, монда заманча хатын-кызга кирәкле бар нәрсә дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International