Казанда Кәрим Тинчурин бюсты ачылды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген, Халыкара театр көнендә, Казанда татар театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның бюстын ачтылар. Һәйкәл Казанның Вахитов районындагы Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, драматург исемен йөртүче паркка керү җирендә урнаштырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

 

 

 

   

Бюстта Тинчурин театр карьерасының иң биек чорындагы кыяфәтендә сурәтләнгән. Аның эшләпәсе һәм бюстның ныгытмасы булган озын шарфы бар.

Кәрим Гали улы Тинчурин (1887-1938) - драматург, актер, режиссер. 27 пьеса авторы. 1937 елда 56 яшьлек драматургны “солтангалиевщина” эше буенча атып үтерәләр һәм Япония файдасына шпионажда гаеплиләр. 1950 елларда репрессиягә эләккән Тинчурин реабилитацияләнә. Аның пьесалары бүгенге көнгә  дә театр сәхнәсендә куела, ә Казанда Тинчурин исемендәге драма театры эшли. Хәзер шәһәрдә бюст та барлыкка килде.

 

Источники: Татар-информ, Бизнес Online, Реальное время

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International