Харис Абдрахман улы Якупов исемендәге 1-нче санлы балалар сәнгать мәктәбе быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түгәрәк датаны бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чарада ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты. Ул әлеге вакыйгага катнашы булганнарны котлады һәм мәктәп директоры Наталия Тишенковага Татарстан Президенты исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.
1-нче санлы балалар сәнгать мәктәбе 1940 елда оешкан һәм Казан сәнгать училищесының 3-нче катында эшләгән. Шул вакыттан бирле ул өч тапкыр урынын алмаштырган һәм бүген шәһәрнең иң матур биналарының берсе - "Әкият" балалар үзәге бинасында урнашкан.
1-нче балалар сәнгать мәктәбе Н.И.Фешин ис. Казан сәнгать училищесы нигезендә эшли, аның классларында студентлар педагогик практика уза.
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында танылган сәнгать эшлеклеләре күп, аның стеналарында бүген дә 400-дән артык яшь талант иясе белем ала.