Казанда Татарстанның Мөселманнар диния нәзарәте корылтае узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Чара "Казан-Экспо" күргәзмә комплексында узды. Съезд 1,5 меңгә якын имамны җыйды.

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мөселманнар диния нәзарәтенең структур бүлекчәләре: "Хозур" нәшрият йорты, "Зәкать" хәйрия фонды, "ТР Диния нәзарәте", "Хәләл" стандарты комитеты, төрле медиапроектлар эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган күргәзмә белән танышты.

Президент республика мөфтиенең эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Татар телен, милли гореф-гадәтләрен саклау буенча уртак эш алып барабыз. Белем бирү проектлары тормышка ашырыла. Без үз дәрәҗәбездә төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз", - дип билгеләп үтте ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак. Юбилей көне кысаларында зур планнар билгеләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива иң югары федераль дәрәҗәдә хупланган. "Бу датаны лаеклы билгеләп үтәрбез дип уйлыйм", - дип өстәде ул.

Съезд барышында делегатлар Камил Сәмигуллинны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлады. Шулай ук мөфтинең беренче урынбасары (Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар Хәсәнов ) һәм баш казый (Җәлил Фазлыев) билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International