Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Фестивальдә катнашучыларга һәм аларның педагогларына лаеклы бүләкләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты. “Фестивальдә катнашучылар үз мөнәсәбәте, үз чыгышлары белән гел дә безгә һәм республикага “Созвездие-Йолдызлык”ның ничек кирәк булуын исбатлый. Биредә Хөкүмәт һәм Президент ярдәме бик мөһим, ул катнашучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Фестиваль балаларны эстрада сәнгатенә өйрәтеп кенә калмый, аларны тәрбияли, әхлак төшенчәсен сеңдерә, Ватаныбызны яратырга өйрәтә”, – дип ассызыклады ул.
“Хореография”, “Вокаль ансамбльләр”, “Вокал-соло” һәм “Конферанс” номинацияләрендә 40 стипендиат – иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең акчалата премияләре белән бүләкләнде. Бүләкләү фонды 2 млн сумнан артык.
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале ел саен Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә, республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәрләрен колачлый.
“Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәте иҗади сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук укытучылар һәм белгечләрнең педагогик корпусын үстерүгә юнәлдерелгән.