Түгәрәк өстәл Казанда “Идел буе халыкларының фәнни-мәгариф этномәдәни үзәге” Федераль инновацион мәйданчыгының ачылуы һәм аның кысаларында әйдәп баручы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, Мәскәү һәм Идел буе төбәкләре фәнни һәм этнокультура үзәкләре вәкилләре белән эшли башлауга багышланган иде.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов, шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Идел буе төбәкләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Идел буеның профильле мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
“Татарстан инде ничә еллар дәвамында бик күп милләтләр тату яши һәм нәтиҗәле мәдәниятләр диалогы төзи торган регион үрнәге булып тора. Безнең республикада фәнни-мәгариф кластерын гамәлгә ашыру өчен Идел буе халыкларының этномәдәни үзәген ачу карары нигезле һәм дөрес. Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Татарстан җитәкчелеге һәм мәдәни мираска битараф булмаган кеше буларак шәхсән мин әлеге үзәк эшчәнлеген алга этәрүдә һәм үстерүдә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез”, - дип белдерде Нурия Хашимова.
Идел буе халыкларының фәнни-мәгариф этномәдәни үзәге фәнни һәм иҗади элемтәләр урнаштыру һәм күп милләтле төбәкнең матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын актуальләштерү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен булдырылган.
Катнашучыларның тәкъдимнәре һәм искәрмәләре түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча кабул ителгән резолюциянең нигезен булдырды.