Татар телен үстерү бурычларын хәл итүне фәнни яктан тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда фәнни һәм мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов алып барды.

Киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатларын үтәү өчен, хәзерге вакытта фәнни, мәдәни һәм мәгариф оешмалары өчен грантлар проекты әзерләнә, дип билгеләп үтте. Комиссия рәисе фикеренчә, әлеге өч йөз грант туган телләрне үстерү эшен активлаштырырга, шулай ук учреждениеләрнең методик һәм матди-техник базасын ныгытырга тиеш.

"Татар телен саклау милли мәгариф системасының торышына тыгыз бәйләнгән, - диде Марат Әхмәтов. - Балалар бакчаларында башланган эш, һичшиксез, мәктәптә һәм вузда дәвам ителергә, фәнни тирәлектә актив катнашырга тиеш. Бу юнәлештә куелган максатларга ирешү юлларын тикшерү өчен без бүген нәкъ менә ТР Фәннәр академиясендә җыелдык".

Утырышта республиканың мәдәни, фәнни, мәгариф, эшлекле һәм иҗтимагый тормышында татар теленең ролен ныгыту бурычларына һәм перспективаларына багышланган берничә доклад тыңланды.

Утырыш эшендә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Фәннәр Академиясе һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Марат Әхмәтов Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. “Республика Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондына, Татарстан җитәкчелегенә һәм республиканың беренче затлары вәкиле буларак, шәхсән Нурия Миңнәхмәт кызына телгә һәм бу өлкәдәге проблемаларга битараф булмаулары, бу юнәлештә күпсанлы проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International