Бүген КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналын ачу тантанасы узды.
ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Суперфиналның ачылу тантанасында фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов катнашучыларга быел беренче тапкыр фестивальнең гала-концертында РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган Россия телетапшырулар алып баручысы, театр режиссеры һәм актер, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов исемендәге премияләр тапшырылачагын хәбәр итте.
"Михаил Борисов фонды "Созвездие-Йолдызлык" фестивале тарафыннан Татарстан фестиваль хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән, үз эшенең танылган остасын искә алу ниятеннән гамәлгә куелды. Михаил Борисов фонды исеменнән гала-концертта «Созвездие – Йолдызлык»та катнашучы балалар белән эшләүче иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларына 3 премия тапшырылачак", - дип билгеләп үтте Туманов.
Фестивальнең якты йолдызлары, РАТИ-ГИТИСны уңышлы тәмамлаган Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Диана Сәфәрова һәм Марина Ясельская белән бер шәһәр һәм районнарда яшәүче иң талантлы катнашучыларга гала-концертта исемле стипендияләргә ия булу тагын бер күңелле сюрприз булачак.
Катнашучыларны шулай ук ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да сәламләде. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашу - үзе бер җиңү. Ә суперфиналга эләгү - икеләтә казаныш. Фестиваль ел саен республикабызның талантларга ни кадәр бай икәнен күрсәтә. Уңышлы чыгышлар һәм яңа үрләр телим сезгә!" - дип теләде ул.
Фестивальнең суперфиналы Казанда 17-21 апрельдә ике мәйданчыкта узачак - А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы.
Жюри республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 862 гариза биргән 5500дән артык конкурсантны караячак. Алар - февральдән март аена кадәр республиканың төрле географик зоналарында узган сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар.
Быел Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына "Россия-Культура" телеканалының коммерция директоры Виктория Кривицкая, РФ халык артисты, сатира театрының режиссеры Юрий Васильев кебек исемнәр өстәлә; бию буенча дөнья чемпионы һәм өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов, шулай ук композитор, продюсер, милли популяр музыка академиясе академигы Андрей Пряжников.
Зур фестиваль хәрәкәтенең гала-концерты 22 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә узачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.