“Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең беренче җиңүчеләре билгеләнде

2021 елның 23 апреле, җомга

Кичә кич белән КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Җиңүчеләр саны шактый күп булу сәбәпле, аларны бүләкләү тантанасы ике өлештә уза: икенче тамаша 6 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

“УНИКС” мәдәни-спорт комплексындагы суперфиналга Татарстанның 45 районыннан биш мең ярым талантлы бала килде. Алар – февральдән мартка кадәр Татарстанның төрле географик зоналарында узган сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар. Концерт 3 сәгатькә якын барды. Тагын бер сәгать катнашучыларны бүләкләүгә китте.

Катнашучыларга сәхнәдән Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мөрәҗәгать итте. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале зур соклануга лаек. Монда күпме көч, йокысыз төннәр, ә аларның нәтиҗәсен без сәхнәдә күрәбез. Балаларыбызның сәләтләрен күрсәтергә бүген бөтен мөмкинлекләре дә бар. Чөнки беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич үз канаты астында үстергән бу фестивальдә һәр талант иясе үзен таба ала. Ә әти-әниләр, педагоглар, район җитәкчеләре һәм балаларга мин аерым рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләде ул.

- Йөзләгән гаилә өчен бу – тормыш мәгънәсе, чөнки конкурска әзерлек ел буе бара, - ди ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. - Кемдер костюмнар тегә, кемдер репетиция ясый, кемдер монитор янында утыра һәм катнашучыларның язмышын күзәтә, чөнки фестиваль онлайн режимда трансляцияләнә. Өстәвенә, балаларны бөтен матурлыкта күрсәтер өчен идеяләр уйлап табучы педагогларның эше дә бар.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина “Созвездие-Йолдызлык” – республиканың бренды, дип билгеләп үтте. Бер бала чыгышы артында күпме зурлар, шул исәптән педагоглар, костюмерлар һәм ата-аналар эше торганын исәпкә алсак, катнашучылар санын дүрткә тапкырларга мөмкин.

Быел Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына РФ халык артисты, сатира театрының режиссеры Юрий Васильев кебек исемнәр өстәлде. Ул фестивальгә беренче тапкыр килде.

- Сез бәхетле кешене күптән күрдегезме? – дип, ул тамашачылардан кызыксынды. – Ул мин. Ә бәхет минем өчен шунда – ниһаять, бу гаҗәеп вакыйганы үзем күрдем. ГИТИСның эстрада факультетына Татарстан егет-кызлары килгәч, аларның “Йолдызлык” мәктәбен узуларын белүгә, мин шунда ук аларны безнең уку йортына алырга әзер. Чөнки балалар искиткеч, дисциплиналы, әхлаклы һәм бик яхшы зәвык белән. Мин боларның барысын монда да күрдем. Мондый фестиваль белән Татарстан гына түгел, бөтен Россия горурланырга тиеш.

Фестиваль хәрәкәтенең елдан-ел профессиональрәк булуы сизелә. Гала-концертта тамашачылар үзенчәлекле костюмнар, коллективларда бик яхшы хореография, танылган хитларның гадәти булмаган башкарылуын күрде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында уза. Шуңа күрә сәхнәдән рус, татар, украин, француз телләрендәге һәм хәтта ивритта да композицияләр ишетергә мөмкин иде. Конкурс үзе Татарстан чикләреннән чыкты һәм быел анда Мәскәү, Көньяк-Курильск, Пермь, Нефтекамск, Әстерхан, Самара, Ижау шәһәрләреннән, шулай ук Нетания (Израиль) шәһәреннән килгән яшь артистлар катнашты.

Әлбәттә, бу кичтә берәү дә бүләксез китмәде. Ә беренче урынны яулаучылар кубок, диплом, медаль, Мәдәният министрлыгыннан педагогларга грантлар, «Татнефть» компаниясеннән премия һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан махсус стипендия алдылар.

Әмма бу “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләрнең бөтенесе дә түгел, финалның икенче өлеше 6 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Балаларга кунакка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International