“Әкият” курчак театрында Татарстанның атказанган артисты Рәшидә Утяеваның юбилей кичәсе узды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәшидә Утяеваның 95 яшенә багышланган юбилей кичәсе узды.

Түгәрәк бәйрәме белән юбилярны ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады. “Бүген без гомерен шундый үзенчәлекле сәнгать төренә багышлаган шәхесне котлыйбыз. Рәшидә Миншәех кызы зур хөрмәткә лаек. Ул бүген дә бу әкияти урында хезмәт куючылар өчен маяк булып тора. Эш сөючәнлегегез һәм тырышлыгыгыз белән Сез, һичшиксез, театр тарихында үз эзегезне калдырдыгыз. Сезгә зур рәхмәт белдерәбез һәм үз коллегаларыгызны һәм тамашачыларыгызны мөмкин кадәр озаграк сөендерүегезне телибез”, - дип билгеләп үтте ул.

Бәйрәм кичәсендә юбилярны дуслары, хезмәттәшләре, театр кунаклары котлады. Чара программасында тамашачылар бию һәм музыкаль номерларны, шулай ук курчак театрының гамәлдәге артистлары чыгышларын күрделәр.

Утяева Рәшидә Миншәех кызы “Әкият” курчак театрында 1971 елдан эшли башлый. Театрда эшләү дәверендә ул бик күп якты, истә калырлык образлар иҗат итә. Лаеклы ялга чыккач, Рәшидә Утяева труппа мөдире буларак эшен дәвам итә. Бу вазыйфада эшләгәндә ул зур оештыру сәләтен, театрның үзенчәлекләрен яхшы белүен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International