Гаммәви мәгълүмат чаралары хеззмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлау

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйбыз!

 

Мәгълүмати технологияләр гасырында гаммәви мәгълүмат чаралары зур социаль әһәмияткә ия.

Сез, журналистлар һәм матбугат хезмәткәрләре, мөһим, ышанычлы, объектив мәгълүмат чыганагы булып торасыз, вакыйгалардан хәбәрдар булырга, дөньяның реаль күренешен формалаштырырга ярдәм итәсез.

Сездән без дөнья, гомумроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге вакыйгалар турында беләбез.

19 май төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, редакторларны, полиграфистларны һәм типография хезмәткәрләрен, басма продукцияне нәшер итүчеләрне һәм таратучыларны, көндәлек хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген булдыруга ярдәм итүчеләрне берләштерә.

Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды сезгә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез һәм төбәкнең чәчәк атуы өчен зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерә.

Бетмәс энергия, якты иҗади эшләр һәм яңа үрләр телибез! Сезгә һәм якыннарыгызга – сәламәтлек, иминлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International