Бүген Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә заманыбызның популяр шагыйре, язучы Марат Кәбировның 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Чарада Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты. Сәхнәдән ул юбилярның иҗатташ дусларын, хезмәттәшләрен һәм тамашачыларны сәламләде һәм Марат Кәбировны түгәрәк бәйрәме белән тәбрикләде.
Марат Кәбиров – әдәбиятның барлык жанрларында иҗат итүче шәхес. Аның тарафыннан язылган мәгънәле җырлар халык күңелен яулап, Татарстан һәм Башкортостан популяр җырчыларының – Айдар Галимов, Нәфкать Нигьмәтуллин, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Илсөя Бәдретдинова, Ваһапов фонды җырчылары, Альбина Хәкимова, Айсылу Габдинова һәм башкаларның репертуарын бизи. Кичәдә аларның күбесе яраткан авторын котлап, чыгыш ясады. Чараның махсус кунагы композитор Ризван Хәкимов булды.