"Чулпан" мәдәни үзәгендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды. Казанда форум Россиянең 60 артык төбәгеннән һәм чит илләрдән 300 вәкилне җыйды.
Пленар утырышның модераторы булып "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Анда шулай ук Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты.
Форум ике көн дәвам итте һәм төрле чаралар – дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, хәзерге заманның күренекле хатын-кызлары турында спектакльләр һәм фильмнар карау, шулай ук «Калфак туе» чарасын үз эченә алды.
Быел чара татар вәгазьчесе – Рәшидә абыстай Исхаковага багышланган иде. Ул 40 елдан артык Ислам укыту белән танылган.
Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар җыены беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә узган. Моннан 104 ел элек форумда делегатлары һәм кунаклары буларак Россия төбәкләреннән, Кавказ, Кырым, Төркестаннан, Польшадан 90 хатын-кыз чакырылган. Хатын-кызлар җыенын уздыру традициясен Казанда 2017 елда яңарттылар. Аны Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра.