Казанның Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча урнашкан бинаны Кафил Әмировның мемориаль тактасы белән бизәделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рөстәм Нургалиевич үз чыгышында Кафил Әмировның уникаль шәхес булуын ассызыклады. Ул үзен компетентлы җитәкче дә, үз эшен бик яхшы белгән тәҗрибәле хокук белгече буларак та күрсәтте, дип белдерде Президент.
Кафил Фәхразый улы Әмиров прокуратура органнарында 40 елдан артык хезмәт куйган, шуларның 13 елын Татарстан Прокуроры булып эшләгән. Республиканың хокукый системасын торгызуда Әмировның өлеше зур.
Мемориаль тактаны ачу символик рәвештә хокук белгеченең туган көне белән туры китерелде. Бу адым җинаятьчелеккә каршы көрәштә җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучыларны гына зурлау түгел, киләчәк буыннар өчен батырлык үрнәге булып тора.