Татарстан Президенты "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты җиңүчеләре белән очрашты

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашуда катнашты. Чара Казан Кремлендә узды. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Ул шулай ук "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды. Кунаклар Татарстан Президентының эш кабинетына керде, республика башлыгының эш урынына утырып карады һәм киштәләрдә торган күпсанлы фотосурәтләрне өйрәнде. Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.

Проектта җиңгән укучылар, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын туган телләрендә - рус, татар, мари, чуаш телләрендә сәламләде. Балалар Рөстәм Миңнехановка бүләк – "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырды.

Искәртик, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында гамәлгә ашырыла. Быел проектта 200 меңнән артык бала катнашты.

Көндәлек – ул Татарстанның истәлекле урыннары, музейлар, китапханәләр һәм театрлар турында хикәяләр туплаган матур альбом. Уку елы дәвамында укучылар көндәлек битләрен тутыра,  биремнәрне үти һәм  музей, театр, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләренә бару турында язмалар ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International