Болгарда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды

2021 елның 5 июне, шимбә

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде.

Чарада шулай ук Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин: “Изге Болгар җыены – безнең ил өчен мөһим чара, аның нигезе моннан мең елдан элек салынган”, – дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләсе ел барлык мөселманнар өчен дә үзенчәлекле тире Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула, дип билгеләп үтте.

– Безнең Президент Владимир Владимирович Путин бу датаны билгеләп үтү өчен оештыру комитеты рәисен билгеләде. Бүген Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин беренче киңәшмә үткәрде. Бәйрәм чаралары Болгар шәһәре, Казан һәм Татарстан белән генә чикләнмәячәк. Бу – федераль дәрәҗәдәге бәйрәм. Без бу вакыйганың барыбызда да хәтердә калуын телибез, - диде Президентның сәламләү сүзендә. - Россия – күп милләтле һәм күп динле ил. Һәм, сез күргәнчә, барлык диннәр һәм халыклар үсеш өчен бертигез мөмкинлекләргә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International