“Наше время-Безнең заман” фестивалендә җиңүчеләр 30 августта бәйрәм концерты белән чыгыш ясаячак

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә торган “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары зур концерт белән чыгыш ясаячак.

Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне уңаеннан җирле халык һәм кунаклар өчен иҗади бүләк әзерли.

“Наше время-Безнең заман” фестивале лауреатларының матур чыгышлары гадәттәгечә Камал театры каршындагы мәйданда узачак. Концерт 13:30 сәгатьтә башлана, чара 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Быел эшләүче яшьләр фестивале Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, шуңа күрә концерт вакытында тамашачыларга дөньяның төрле халыклары биюләре һәм җырлары белән баетылган матур программа тәкъдим ителәчәк.

Үзенең иҗаты белән тамашачыларны “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы, “Туполев” филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, Казан дары заводы, Мамадыш районы мәгариф бүлеге, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, “Таттелеком” җәмгыяте һәм башка иҗат коллективлары сөендерәчәк.

Чара барлык санитар таләпләрне исәпкә алып узачак, дип белдерде оештыручылар. Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, быел ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе IX “Наше время-Безнең заман” фестиваленә үз эгидасын бирү турында игълан итте. Бу хакта фестиваль дирекциясе адресына Комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе исеменнән рәсми хаттан билгеле булды.

Агымдагы елда зур фестиваль хәрәкәтенең зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрьдә – Әлмәттә; 15-16 октябрьдә – Түбән Камада; 22-23 октябрьдә – Казанда; 29-30 октябрьдә – Яшел Үзәндә. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концерт залы мәйданчыгында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак.

15 ноябрьдә исә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы гала-концертта Гран-при откан команда билгеле була. Аны Татарстан Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләклиләр. “Безнең заман геройлары” махсус призына ия булган кеше 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр BZZM.RU сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International