Рөстәм Миңнеханов: «Белем бирү сыйфатын арттыру - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше»

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел бу чара Актанышта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 5 елга фәнни-мәгариф комплексын үстерү буенча программа эшләнә. Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Патриотизм, туган якка, телгә мәхәббәт формалаштыруда мәгариф системасына мөһим роль бирелә.

Бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе –балалар бакчаларында урыннарга мохтаҗ балаларны алар белән тәэмин итү, дип ассызыклады ТР Президенты. Күп кенә гаиләләр өчен мондый мөмкинлек бирү икенче һәм аннан соңгы бала алып кайту өчен мөһим фактор булып тора. Бу юнәлештә эш бара. Узган ел 28 яңа балалар бакчасы төзелде, алар өстәмә рәвештә 5 меңнән артык баланы, шул исәптән 3 яшькә кадәрге 2,5 меңнән артык баланы урын белән тәэмин итте. Быел тагын 3200 урынга 17 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шуларның 1,5 меңе – кечкенә яшьтәге балалар өчен урыннар.

ТР Президенты мәктәп белеменең югары сыйфатын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Моның өчен күп көч куела. Әмма белем бирү сыйфаты буенча ил субъектлары рейтингы нәтиҗәләрендә республика әлегә 22 урында. "Безне мондый позицияләргә юнәлтүче проблемаларның берсе – укытучының һөнәри осталыгына турыдан-туры бәйле бәя бирүнең объективлыгы. Кайбер районнарда медаль алуга дәгъва итүчеләр үз нәтиҗәләрен акламады. Мәгариф һәм фән министрлыгына районнар белән берлектә бу мәсьәләләрне хәл итәргә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 3-нче урында тора. Татарстан Республикасы быел 211 диплом яулады, бу күрсәткеч 2019 елныкыннан 1,5 тапкырга артык. "Әмма белем бирү сыйфаты мәсьәләсендә безгә бу җитешсезлекләрне юк итәргә кирәк. Сыйфат өстендә эшләргә кирәк – ул безнең өчен өстенлекле. Балалар – безнең киләчәгебез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗига турында белдерде. «Бу безнең ил өчен куркыныч хәсрәт. Бик авыр тема. Мәгариф оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – өстенлекле мәсьәлә. Ата-аналар балалары укуда булганда алар өчен тыныч булырга тиеш. Моның өчен бөтен җаваплылык бездә. Без беренче һәм икенче категорияле белем бирү оешмаларын физик саклау белән тәэмин итү өчен финанслау турында кайгырттык. 457 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла. Соңрак өченче категория дә каралачак. Бу максатларга җирле бюджетларның өстәмә керемнәрен җәлеп итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International