Балык Бистәсе районында реставрацияләнгән борынгы агач мәчет ачылды

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 19 нчы гасырның агач мәчетен реставрациядән соң ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Олы Елга авылында мәчет 1879 елда төзелә. Бүгенге көндә бу Татарстанда иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Торгызу эшләре вакытында белгечләр бураның чын стеналарын 70% ка саклап калган. Ике терәк колонна белән манара нигезе торгызылды. Гыйбадәт заллары интерьерлары эшләнгән. Мәчетнең тышкы бизәлеше һәм декоратив элементлары эшләнгән.

Рөстәм Миңнеханов объектны төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Мәчетне бабаларыбыз 140 ел элек төзегәннәр. Шул вакыттан бирле бик күп вакыт узды. Шуңа да карамастан, уртак көч белән без бинаны саклап кала алдык», - диде ТР Президенты.

Ул искә төшергәнчә, киләсе елда федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу үткәреләчәк. «Бу уңайдан без Казанда Җәмигъ мәчетен төзергә ниятлибез. Ә инде бүген сезнең белән бергә республикада иң борынгы агач мәчетне ачабыз. Һәм мин сезне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга шатмын», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

Олы Елга авылындагы агач мәчет - 19 гасырдагы татар агач архитектурасы һәйкәле, татар агач сәнгате үрнәге. 1993 елда мәдәни мирас объекты дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International