Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировка 60 яшь тулды. Юбилеен Татар дәүләт филармониясе концертлар залында зур концерт белән билгеләп үтте. Артистны котларга иҗатташ дуслары, сәхнә буенча хезмәттәшләре җыелды. Юбилярны шулай ук ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да котлады.
Җәвит Шакиров 1962 елның 2 гыйнварында Башкортостанның Чакмагыш районы Әхмәт авылында туган. 1986 елда – Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын, 19090 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.
Бүгенге көндә ул – Татарстанның халык артисты, Башкортостанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы һәм шоумен.
Фото: Җәвит Шакировның шәхси архивы