Татарстан башкаласында ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 еллыгына багышланган «Мизгелләр. Еллар. Дәвер» фотокүргәзмәсе ачылды. Аның кунаклары игътибарына уникаль фоторәсемнәр тәкъдим ителә: бер кеше гомеренең мизгелләре аркылы республиканың үсеш елларын, Минтимер Шәймиев үзе гәүдәләндерүче дәверне күзалларга мөмкин. Күргәзмәне беренчеләрдән булып юбиляр Минтимер Шәрип улы Шәймиев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова карады.
Галереядә тарихи вакыйгалар - ял минутлары белән, ягымлы елмаю - җитди караш белән чиратлаша. Бу фотосурәтләр барысы да - халкыбыз һәм бөтен Татарстан тарихының елъязмасы.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтүенчә, бу Минтимер Шәймиевкә багышланган беренче күргәзмә түгел, ләкин нәкъ менә бу экспозициягә Минтимер Шәриповичның күпкырлы эшчәнлеген күрсәтүче сирәк, элек бастырылмаган фотосурәтләр дә кергән.
«Бу безнең беренче Президентыбызның якты һәм бай эчтәлекле, киеренке 30 елы. Алар үз эченә иң зур бөтенроссия иҗтимагый вакыйгаларын, шулай ук халыкара хезмәттәшлек кысаларындагы вакыйгаларны, республика үсеше тарихында, күпмилләтле халкыбыз тормышында әһәмиятле чорларны да алган. Күренекле замандашыбыз тормышының яңа битләрен ачарга чакырам», - дип белдерде Сәфәров.
Күргәзмә агымдагы елның 19 февраленә кадәр эшләячәк.
Фото: "Татар-информ"