Татарстанның Мәдәният министрлыгы 2021 елга йомгак ясады

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Казанда, «Казань Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Коллегия президиумы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.

Моннан тыш, коллегиядә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык буйсынуындагы оешмалар һәм ТР муниципаль районнарының мәдәният идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Йомгаклау доклады барышында Ирада Әюпова мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру буенча сораулар тармак өчен төп мәсьәлә булуын ассызыклады. «Бу - Татарстан Республикасы Дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе. Ул 2021 елда 2030 елга кадәр кабул ителгән Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясендә чагылыш тапкан», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры.  

Федераль докладчылар «Мәдәният», «Пушкин картасы» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда Татарстанның лидерлыгын ассызыклады. Коллегия барышында шулай ук тармакны цифрлаштыру, креатив индустрияләрне үстерү, матди булмаган мәдәни мирасны саклау, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика планын гамәлгә ашыру, яңа мәдәни вакыйгалар һәм проектлар турында да сүз барды.

Коллегия тәмамланганнан соң «Казань Экспо» халыкара мәгълүмат үзәгендә министрлыкның Татарстан муниципаль районнары вәкилләре белән проект офислары утырышы узды. Анда яңа методикалар, уңышлы тәҗрибәләр, проектлар, китапханә, музей эше һәм мәдәни-ял итү эшчәнлеге өлкәсендә цифрлаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International