Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан комитеты 2021 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау коллегиясен үткәрде

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты коллегиясе узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Шулай ук коллегияне уздыру вакытында видеоконференция оештырылды, аңа республика муниципалитетлары вәкилләре дә кушылды. Утырышта Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән 2022 елга бурычлар каралды.

Моннан тыш, спикерлар тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклау эшендә казанышлар һәм проблемаларны билгеләп үтте. Комитет рәисе Иван Гущин төп докладта объектларны реставрацияләү, аларны яңа куллану өчен җайлаштыру, археология һәм контроль, шулай ук сакчылык законнарын үтәү темаларына кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International