Татарстанда «Ел студенты-2021» җиңүчесен билгеләделәр

2022 елның 25 феврале, җомга

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының Ел студенты-2021» еллык студентлар премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак чараның махсус кунаклары булды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты.

 «Ел студенты»н уздыру республикада күркәм традициягә әйләнде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан тәҗрибәсе шундый ук бөтенроссия илкүләм премиясе нигезенә салынды.

«Без сезнең темпераментка һәм кызыксынуыгызга чын күңелдән көнләшәбез. Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге – ул сез. Безнең мәгариф системасының ни дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле булуы республиканың нинди дәрәҗәдә булуына йогынты ясый. Безнең алдынгылар рәтендә булачагыбызда шигем юк. Без сезнең белән горурланабыз!» – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, тантанада премия финалистлары алдында чыгыш ясаганда.

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак та студентларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясе, бер яктан, талантларга ярдәм итү турында булса да, бу көнне без студентларга ярдәм итү өчен нәрсә эшли алуыбызны да искә алырга тиеш. Бу юнәлештә берничә проект бар. Алар арасында – университетларның заманча матди-техник базасын булдыру, тулай торакларны ремонтлау, физкультура-савыктыру комплекслары төзү һәм башкалар», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гран-при иясен бүләкләде. Титул КНИТУ вәкиле Рәхмәтҗан Хәлиловка эләкте. Шулай ук студентларны һәм студентлар оешмаларын тагын 18 номинация буенча бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International