Казанда ТР Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының уртак утырыш узды

2022 елның 26 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды. Ул 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чараның спикерлары буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, видеоконференция режимында Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев чыгыш ясады. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2021 елда республикада гражданнар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының барлык өлкәләрен цифрлаштыру буенча эш алып барылды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү бара.

Киләсе 2022 ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты цифрлы инфраструктураны комплекслы үстерү турында карар кабул итте, 1,6 млрд сумнан артык цифрлы проектларны өстәмә финанслау килештерелде.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сәламләү сүзендә цифрлаштыру мәсьәләләре эшчәнлекнең барлык өлкәләренә – төбәк һәм муниципаль структураларга кагыла, дип искәртте. Татарстан һәрвакыт заманча цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча лидерлар рәтендә, дип ассызыклады ул, Татарстанда булдырылган күп кенә карарлар соңыннан бөтен илдә гамәлгә кертелә.

Моннан тыш, Татарстанда гражданнарга электрон рәвештә дәүләт социаль әһәмиятле хезмәтләрен күрсәтү буенча җитди эш башкарыла. Бу эш Татарстанда бик яхшы темпларда барды, диде Мәкъсүт Шадаев. Шулай итеп, Татарстан барлык төбәк һәм муниципаль социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерде.

«Татарстан социаль әһәмиятле хезмәтләрне цифрлы форматтагы бердәм порталга чыгару эшен беренчеләрдән булып тәмамлады. Бу эш республикада бик яхшы темпларда барды. Татарстан аның тәмамлануы турында беренче булып хисап тотты, әмма бу әле эшнең башы гына икәнлеген аңларга кирәк. Без Татарстанда төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү буенча компетенция үзәген булдырырга мөмкин дип саныйбыз. Республика эшли торган тәҗрибәне төбәкләргә таратырга кирәк», - дип белдерде Шадаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International