«Наше время-Безнең заман» Х еллык ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты узды.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче яшьләр иҗатының «Наше время-Безнең заман» Х еллык ачык республика телевизион фестиваленең гала-концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

«Матур бәйрәм. Безнең фестиваль елдан-ел киңәя: быел 185 предприятие, оешма һәм учреждение катнаша. 1600дән артык катнашучы бар, шулардан 600 кеше бүген безнең белән», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү мөһимлеген билгеләп үтте. «Без хезмәт кешесенең дәүләтебез өчен иң мөһиме булуын аңлый башладык. Әлеге фестиваль эшләүче яшьләрнең талантларын ачарга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Барлык катнашучыларны да котлыйм!» - Татарстан Республикасы Президенты җыелганнарга мөрәҗәгать итте.

«Иң мөһиме – без предприятие җитәкчеләренең ярдәменщ ирештек. Бу фестиваль коллективларны берләштерә, көчәя бара. Моңа нәкъ менә иҗади һәм спорт чаралары ярдәм итә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул республика алга таба да хезмәт кешесенә актив ярдәм итәчәк, дип ышандырды. «Предприятиеләрдә эшләүче кешеләр – илебезнең чын патриотлары. Бүген махсус хәрби операция бара. Безнең сугышчыларның бер өлеше инде сугыш зонасында, калганнары хәзерге вакытта әзерлек уза. Бу шартларда безнең предприятиеләрнең тотрыклы эшләве мөһим, алар оборона гына түгел, граждан продукциясен дә чыгаралар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, фестиваль алга таба да ярдәм итәчәкләр һәм үстерәчәкләр. Аннары Рөстәм Миңнеханов фестиваль җиңүчеләрен бүләкләде. Быел гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International