Татарстан башкаласында Чечен Республикасы көннәре узачак

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

11-13 майда Казанда Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Рамзан кызы Кадырова катнашында Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре узачак. Өч көн дәвамында Чечен Республикасы мәдәният учреждениеләре милли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәк.

11 майда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова белән очрашачак. 

12 майда 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Чечен Республикасының «ХIХ-ХI гасырларда Чечен Республикасы сәнгате» музее күргәзмәсе ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International