Татарстан Президентының туган авылында мәчет ачылуына әзерләнәләр

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында төзелеп килүче мәчет манарасына җомга намазы алдыннан ярымай урнаштыру тантанасы узды.

Чараны ачканда, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ярымайны урнаштыруга фатихасын биреп, төзелүче мәчет мөселманнар һәм бөтен җәмгыять өчен игелек билгесе булуын теләп, дога кылды. Аерым рәхмәт сүзләре белән ул мәчет төзелешен башлап җибәрүче Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры, җирле совет депутаты Нурия Хашимованы билгеләп үтте.

Үз чиратында Фонд идарәсе исеменнән чыгыш ясаган Нурия Хашимова республика җитәкчелегенә, район хакимиятенә, меценатларга, хәйриячеләргә һәм бу җирлектә яшәүчеләргә мәчетне төзүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

Яңа Арыш авылы 1930 елда барлыкка килгән. Татарстанның Балык Бистәсе районының көньягында урнашкан. 6424,5 гектар җирлектә 792 кеше яши.

Авылдан шактый күп күренекле шәхесләр дә чыккан. Монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарә башлыгы Рифкать Миңнеханов, билбаулы көрәш буенча икеләтә дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Әлмәт драма театрының әйдәүче актрисасы Сәкинә Минханова, Чаллы татар драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Үзбәк Мусин, физика-математика фәннәре докторы Әмир Сибгатуллин, медицина фәннәре докторы Камил Галиев һ.б. туган.

Чара барышында архитектор Светлана Алаева проекты буенча төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр махсус кран ярдәмендә манарада ярымай калкытты. Мәчетнең ачылуы 2016 елның икенче кварталына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International