Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр оныклары” халыкара фестиваль-конкурсы узачак

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

18-19 февральдә Казан мәдәният һәм сәнгать университетында Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр оныклары” дигән халыкара фестиваль-конкурсы оештырыла. Чара театрның легендар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган.

Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерергә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, “Әкият” курчак театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гамәлгә ашырды.

“Әлмәндәр оныклары” фестиваленең максаты – балалар театр коллективларын үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне пропагандалау, милли театрлар һәм театраль традицияләргә игътибарны арттыру.

Быел театраль проектта барлыгы 70 артык конкурсант катнаша. Алар өч номинациядә иҗади көчләрен сынашачак: «Нәфис сүз» (56 катнашучы), «Драма театры» (14 коллектив) һәм «Курчак театры» (2 коллектив). Фестивальнең географиясе Татарстан, Россия, Удмуртия, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле, шулай ук Палестина, Монголияне дә колачлый.

Шунысы да игътибарга лаек, фестивальдә катнашучылар өчен  актер осталыгы, режиссура, курчак театр осталыгы, сәхнә теле һ.б юнәлешләр буенча мастер класслар да оештырылачак.

Конкурсның жюри әгъзалары Татарстанның танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре. Жюри рәисе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рүзия Мотыйгуллина.

Җиңүчеләр лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк иясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International