Салават автоузышка чакыра

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

27-28 февральдә Чаллы ипподромында 20нче тапкыр илдәге бердәнбер хәйрия автомобиль трек ярышлары “Салават Кубогы” узачак. Быелгы ярышлар кышкы трек автомобиль узышулары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының өченче этабы һәм Россия Кубогының өченче этабы белән бергә оештырыла.

Хәйрия проектының төп оештыручысы – “Россия балалар фонды”ның Татарстан бүлеге рәисе, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инициативасы буенча оештырылган. 20 ел дәвамында старт түләүләре һәм бүләк фондының бер өлешеннән җыелган акча Чаллы балалар йортына бирелә.

Салават Фәтхетдинов Чаллыда һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләрне турнирга килеп, илнең иң шәп автоузышчылары ярышларын күрергә чакыра.

«Хәйрия автоузышларын инде 20нче тапкыр уздыру мине бик сөендерә. Бу еллар эчендә безнең турнир автоспорт дөньясында үз абруен һәм зур танылуын булдырды. Аңа Чаллы халкы бик шат, җанатарлар да ярата. Ләкин иң мөһиме – ул ярдәмгә һәи игътибарга аеруча мохтаҗ булганнарга булыша ала. Без игелек эшләүдән куркырга тиеш түгел, мин барысын да шуңа әйдим», - дип билгеләде танылган җырчы.

Ярышлар ике көн барачак. Керү бушлай. Тамашачыларны 27 февраль, 12:00 сәгатьтә һәм 28 февраль, 9:30 сәгатьтә Чаллы ипподромында көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International