26 февральдә көндезге сәгать өчтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә укучыларны «Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы. 120 ел» китабы белән таныштырачаклар. Уку йортының зур юбилеен бәйрәм итүдә әлеге вакыйга соңгысы булачак. Бу китап-альбомда училищены төрле елларда тәмамлап зур сәнгать дөньясына аяк баскан әһелләрнең эшләре урын алган.
Китап ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды теләктәшлегендә дөнья күргән. О.А.Гыйлметдинова һәм Р.М.Мусабирова редакцияләве астында чыккан әлеге уникаль басма училищеның методик фондында 1900 елдан башлап сакланган хезмәтләрне беренче тапкыр киң аудиториягә тәкъдим итәчәк.
Аккредитация 18.02.2016-25.02.2016 көннәрендә үткәреләчәк. Белешмәләр өчен телефон:
8(843)236 77 14 (9.30дан 17.30га кадәр),
8927 427 22 42 (9.00дан 18.00гә кадәр)
khu120@mail.ru