Җәй башланып китте, димәк чиратта – ямьле Сабан туе бәйрәме чоры. Милли гореф-гадәтләребезнең асылыннан саналган бу бәйрәмне Татарстан чикләрендә генә түгел, ил, хәтта дөнья күләмендә дә бихисап милләттәшләребез билгеләп үтә. Узган ялларда Самар өлкәсендәге Гали авылында Сабан туе гөрләде.
Самар өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр ел элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самар өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, шунлыктан авыл исеме дә аңа атап кушылган. Авыл быел зур юбилеен – 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши, күпчелеге – татарлар. Сабан туе бәйрәме дә татар милләте гореф-гадәтләренә туры китереп оештырыла: монда милли уеннарны һәм бәйрәм күрке булган көрәшне дә күрәсең.
Гали тәбәге элек-электән үзенең үк рухи ныклыгы белән билгеле. Монда инде 100 елдан артык урта мәктәп, шулай ук өч мәчет һәм “Гали” мәдрәсәсе эшләп килә. Халыкның бүтән тарафларга күчеп китүе турында сүз дә чыкканы юк, киресенчә, авылда халык саны елдан-ел арта. Монда бик эшчән кешеләр яши. Һәр йортның үз йөзе, төзелеш-корылышы ягыннан үзенчәлеге бар. Гали халкы тарихи тамырларга тугрылыгы белән аерылып тора, алар татарларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә көчен жәлләми. Сабан туе гына түгел, биредә еш кына төрле кызыклы милли, гаилә, дини чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Расыйх Латыйпов – Гали ягының милләтпәрвәр кешесе. Аның шәхси эше бар – ул хәләл ризыклар җитештерә. Расыйх әфәнде авылын күтәрү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли, аның тырышлыгы белән авылда агротуризм үсә.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сәламләде. Нурия ханым үзе дә тумышы белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан икән. “Гали авылы халкының сөйләме минем туган ягым Күгәрчен авылыныкына бик охшаган, – диде Нурия Хашимова. – Гали авылы кешеләренә, аларның гореф-гадәтләргә һәм дингә мөнәсәбәтенә таң калдым. Сабан туе барышында хәтта бәйрәмне туктатып, намаз вакытында азан әйттеләр. Дингә карата хөрмәт зур монда”.
Татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, республикабызның Балык Бистәсе районы иҗат коллективлары бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең чыгышларын Татарстан Республикасы исеменнән бүләк итте.