Бүген өченче мәртәбә Зәйдә “Ялчыгол укулары” конференциясе уздырылды. Фәнни-гамәли чара ТР МДН, район хакимияте ярдәмендә Зәй мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләрен һәм җирле халыкны җыйган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, имам-мөхтәсибләр һәм башкалар катнашты.
Конференциягә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти үзенең чыгышында олуг галим Таҗетдин Ялчыголның үзе дә гыйлем иясе булуын, шул ук вакытта башкаларга да, бай рухи мирас калдырып, гыйлем таратуын ассызыклады.
“Сүземне олуг дин белгече Ялчыголның зирәк сүзләреннән башлыйсым килә. Хәзрәт әйткән: “Белгән гыйлемең белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”. Ягъни, гыйлемгә таянып эшлә. Шул ук вакытта белгәнеңне башкаларга да өйрәт. Менә шушы кыска нәсихәте белән дә Ялчыгол гыйлемнең олуг бер нигъмәт, бәхет икәнен аңлатып бирә. Шунысы мәгълүм, Ялчыгол гарәп, фарсы һәм төрки телләрен камил белгән. Олуг шәрык белгече дәрәҗәсенә җиткән. Димәк ул, үзе дә гыйлем иясе һәм гыйлем өйрәтүче булган. Беркайчан да искерми торган китаплар язган, башка телләрдән тәрҗемә иткән. Берничә гасыр дәвамында алар кабат-кабат бастырыла һәм тарихчылар, дин әһелләре өчен чыганак булып тора”, - диде Камил хәзрәт.
Аннары галимнең “Хозур” нәшрият йорты Ялчыголның “Рисаләи Газизә”, "Тәварихы Болгария" китапларын бастырып таратуы хакында әйтте.
Татарстан мөфтие сүзен: “Бу елны Татарстан мөфтияте “Татар дин галимнәре елы” буларак уздыра. Шушы елда гыйлем иясе Таҗетдин Ялчыголга багышланган чара үткәрү үзе бер күркәм эш булып тора. Чөнки без татар дин галимнәрен белергә, аларның тормыш юлын, мирасын өйрәнергә тиеш. “Һәрвакыт гамәл кыл. Аның кабул ителүен Аллаһ Тәгаләгә тапшыр”, - дигән имам Ялчыгол. Безнең дә эшләребезне, кылган догаларыбызны Раббыбыз кабул итсен! Безне шушы күркәм чарага җыючыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Алга таба да, галим бабаларыбыз өйрәткәнчә, гыйлемгә таянып эшләргә язсын”, - дип тәмамлады.