Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Татнефть-арена" боз сараенда Дзюдо буенча Ауропа чемпионаты ачылу тантанасында катнашты.
Тантана дзюдо спорт төре турында кыскача мәгълүмат, милли җыр-биюләр белән башланды. Мәйданга чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәре чыгарылды. Аннан чарада катнашучыларны Илбашы сәламләде. "Бүген Россиядә иң матур шәһәрләрнең берсе - Татарстан башкаласында дзюдо буенча Ауропа чемпионаты ачыла. Мин барлык катнашучыларны, тренерларны, судьяларны, шушы спорт төрен сөючеләрне сәламлим", - дип мөрәҗәгать итте Путин.
Россия Президенты Татарстан, Казан җитәкчелегенә бу спорт бәйрәмен оештырганнары өчен рәхмәтен җиткерде. "Биредә спортның нәрсә икәнен беләләр, аны яраталар һәм киңкүләм спорт бәйрәмнәрен оештыра беләләр, - дип ассызыклады Россия Президенты. Ул Россиядә кара-каршы көрәшнең популяр булуын билгеләп: - Дзюдо да бик киң таралган. Техник алымнарның төрлелеге, мавыктыргыч булуы аны чын мәгънәсендә кызыклы спорт төре итә. Бу спорт төренең фәлсәфәсе тән һәм рух килешлегенә нигезләнгән. Дзюдо чып-чын көрәшче холкын, көндәшкә хөрмәт, максатка омтылучанлыкны тәрбияли", - диде.
Путин әйтүенчә, илебездә дзюдо спорт төрен алга этәрүгә безнең көрәшчеләрнең югары нәтиҗәләре дә йогынты ясый. "Без аларның осталыгы белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр көтәбез. Ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез. Гадел көрәштә иң көчлесе җиңсен", - дип белдерде ул. Чыгышын тәмамлап, Илбашы чемпионатны ачык дип игълан итте. Аннан соң Россия гимны яңгырады. Әйтергә кирәк, Россия данын ярышларда көчле дзюдочылар яклый. Кичә башланган ярышларда Россия җыелмасы ике бронза медальгә лаек булды. Турнир 24 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.