Бүген, 22 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илгиз Зәйниевның "Көтәм сине..." спектакленең премьерасы булды.
Театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов фикеренчә, спектакльнең уңышы яшь рәссам Геннадий Скоморохов иҗат иткән сәхнә бизәлеше белән турыдан-туры бәйле:
«Рәссамның пьесаны игътибар белән укыганлыгын, аны анализлаганлыгын, чишелеш тапканлыгын күрү һәрвакыт шатландыра. Декорацияләрдән чисталык бөркелә, авырлы хатыннар ята торган палата нәкъ шундый булырга тиеш тә. Ә булачак әниләр өстендә эленеп торган бераз уңайсызлык тудыручы, су һәм бала уенчыклары салынган үтәкүренмәле ванналар йөк метафорасын тудыра – бала туу бит ул бәхет кенә түгел, ә җаваплылык та. Костюмнар шулай ук уңышлы сайланган. Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше пьесаның эчтәлеген, атмосферасын һәм хәтта жанрын ачарга ярдәм итә».
Композитор Эльмир Низамов Илгиз Зәйниев белән бергә эшләү бик кызыклы булды ди:
«Берьяктан Илгиз үзенең ни теләгәнен белүче, бик таләпчән режиссер булса, икенче яктан ул иҗат иркенлеге бирә, ә бу иҗат кешесе өчен бик мөһим. Спектакльнең музыкасын мин бөтен күңелемне биреп яздым. Тамашачы моны бәяләр дип өметләнәм», - ди Эльмир.
Пьеса авторы һәм спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев: «Әлеге пьесаны язу теләге өч ел элек - кызыбызның дөньяга килүен көткән вакытта туды. Баланың дөньяга туу процессын мин башыннан ахырына кадәр үз тәҗрибәмдә күзәттем. Карындагы баланы саклап калу проблемасы мине нәкъ шул вакытта борчый башлады да. Хастаханәдә ятып кайткан хатынымнан, танышларымнан күп кенә вакыйгалар ишеттем, үзем дә булачак әниләр форумнарында утырдым - шулай итеп "Көтәм сине..." пьесасына идеяләр тупланды. Спектакльдәге барлык вакыйгалар да диярлек тормыштан алынган. Әлбәттә, мин кайбер әйберләрне үземнән дә өстәдем, бераз үзгәрттем, тик чынбарлыктан ерак китмәдем...", - дип белдерде.
Спектакльнең премьерасы 22, 23 һәм 24 апрельдә Г.Камал театрының зур залкүрсәтеләчәк.