Татарстан республикасы – талантларга бай төбәк. Бу – табигый күренеш, чөнки бездә төрледән-төрле балалар конкурслары оештырылып килә. Сәләтлеләрне кечкенәдән барлап, аларга ярдәм итү, олы сәнгать төшенчәсен аңлату дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас.
«Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале моңа ачык мисал булып тора. Уналтынчы тапкыр оештырылган проект Татарстан Президенты ярдәмендә башкарыла. Фестивальнең быелгы финал гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булып узды.
Концертта РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов, ТР Президентының Мәдәният үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.
Бәйрәм концерты балаларның үзенчәлекле чыгышлары белән үрелеп барды. Үзләрен иң яхшы җыр, бию, нәфис сүз осталары дип танытканнарга истәлекле бүләкләр, дипломнар да тапшырылды.
Гран-при ияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Быел иң югары баскычта - “Вокал-соло” номинациясендә 17 яшьлек Казан егете Игнат Изотов, “Хореография” номинациясендә Балык Бистәсеннән “Рапсодия” хореография коллективы.
“Бу искиткеч бәйрәм. Менә инде 16 нчы тапкыр ел да бөтен республиканы күтәрәбез. Бу фестивальдә 67 мең бала катнашкан. Бүген исә аларның иң-иңнәре биредә, һәм без аларны котлыйбыз һәм “бик зур рәхмәт Сезгә. Сез – безнең горурлыгыбыз” дибез. Сез үзегезнең муниципалитетларның гына түгел, бөтен республика һәм илнең горурлыгы. Республика Президенты буларак сезгә шуны вәгъдә итә алам: бу хәрәкәткә этәргеч бирдек, бүген һәм киләчәктә дә үстерәчәкбез һәм ярдәм итәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте йомгаклау концертында Рөстәм Миңнеханов.