Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшинага 5о яшь тулу уңаеннан Х.Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” бенефис-спектакле булды. Бибиҗамал ролен юбиляр үзе башкарды.
Чарага шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән министрлыкның профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге әйдәп баручы хезмәткәре Аида Раил кызы Мозаффарова, артистның дуслары, курсташлары, якташлары һәм хезмәттәшләре килгән иде.