Бүген Казанда, “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә, “ЭтноДар” яшь модельерлар бәйгесенең финалы узды. Чараның оештыручысы – Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.
Бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәр арасында – Татарстаннан, Россия регионнарыннан һәм күрше илләрдән яшь модельерлар.
Финал конкурсында заманча этник киемнәр коллекцияләренең "Көндәлек костюм", "Заманча этно-костюм", "Бәйрәм костюмы", "Костюм фэнтези", "Спорт һәм ял костюмы" һ.б. номинацияләрендәге образларны күрергә мөмкинлек булды.
Монда үзләренең заманча костюмнарының конкурс коллекцияләрендә этник традицияләрне һәм Россия халыклары мотивларын файдаланган студентлар, һөнәри уку йортлары чыгарылышлары һәм өйрәнүче модельерлар, 18 – 35 яшькә кадәргеләр иҗат җимешләрен күрсәтте. Күпчелек эшләрнең сыйфаты бик югары. Һәр образга милли төсмер генә түгел, ә үз халкыңа карата мәхәббәт тә салынган.
“ЭтноДар” мәдәниятара фестивале этник мәдәниятне һәм Россия халыклары традицияләрен саклауны һәм үстерүне, яшьләрне үзләренең һәм башка халыклар этник мәдәнияте белән таныштыруны максат итә.
Чара проектның хәл иткеч вакыйгасы булды. Бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Ел саен ул киңлекләрен зурайта, катнашучыларының һөнәри дәрәҗәләре, эшләнү сыйфаты үсә, коллекцияләре яңара бара.